В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2021 ел ахырына мәктәпкәчә учреждениеләрдә 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге 100% баланы урын белән тәэмин итү планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Быел Татарстанда «Демография» илкүләм проекты буенча 22 яңа балалар бакчасы төзү планлаштырыла, аларда 5 меңнән артык урын булдырылачак. 2021 ел ахырына мәктәпкәчә учреждениеләрдә 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге 100% баланы урын белән тәэмин итү планлаштырыла.
Ике ел эчендә - 2018 елдан 2019 елга кадәр республикада илкүләм проект буенча 30 балалар бакчасы төзеделәр һәм Казанның мәктәпкәчә учреждениеләрендә 4 төркемнең профилен үзгәрттеләр. Шушы чорда Татарстанда 2 айдан 7 яшькә кадәрге балалар өчен 6220 урын булдырылды, шул исәптән 3 яшькә кадәрге балалар өчен 3200 урын. Бу максатларга 5,5 млрд сумнан артык акча юнәлдерелде, шул исәптән 1 млрд сум - федераль бюджеттан һәм 4,5 млрд сум - республика бюджетыннан.
Агымдагы ел ахырына кадәр республикада 22 яңа балалар бакчасы төзү һәм 5030 мәктәпкәчә урын булдыру планлаштырыла, шул исәптән 2525 ясле урыны.
Әлеге чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстанда яшәүче яшь ярымнан алып өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге артачак. 2021 ел ахырына бу күрсәткеч 100%-ка җитәргә тиеш, бу барлык теләүчеләрне балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 12 ел эчендә 17 мең урынлык 118 балалар бакчасы төзелде, ә быел 2220 урынлы тагын тугыз яңа балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килә. Мәктәпкәчә учреждениеләргә капиталь ремонт ясауны исәпкә алып, аларда 4 мең урын булдырылачак.