Тәүлек эчендә ул 100 пациентны кабул итә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь, Алинә Бережная). Декабрь ахырында Казанның Идел буе районында урнашкан 18-нче номерлы Үзәк шәһәр хастаханәсе базасында (Хөсәен Мәүлетов ур., 2) тәүлек буе эшли торган яңа травмпункт ачылачак. Тәүлек эчендә ул 100 пациентны кабул итә алачак.
470 квадрат метрлы яңа травмпункт барлык кирәкле җиһазлар – рентген аппаратлары, компьютер томографлары, МРТ белән җиһазландырылачак, дип хәбәр итте KZN.RU порталына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Гөлсинә Хуҗиева.
Медицина оешмасында шәһәрнең Идел буе һәм Совет районнарында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтеләчәк. Гадел Кутуй ур., 48 адресы буенча урнашкан, 1986 елда ачылган һәм хәзерге вакытта да халыкка хезмәт күрсәтә торган травмпункт яңа медицина учреждениесен файдалануга тапшырганнан соң ябылачак. «Микрорайон үсә, яңа шәһәрлеләр барлыкка килә, травпункт бинасы бөтен пациентларны сыйдыра алмый, шуңа күрә яңа, заманча травмпункт ачу турында карар кабул ителде», - дип аңлатты Г.Хуҗиева.