Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.07.2024, 11:55

Казанда ел ахырына кадәр адаптив идарә итү системасына 14 светофор объекты өстәячәкләр

Бу – юлларда үткәрү сәләтен арттыру һәм андагы йөкләнешне киметү мөмкинлеге бирәчәк

Казанда ел ахырына кадәр адаптив идарә итү системасына тагын 14 светофор объекты тоташтырачаклар. Бу гамәл юлларда үткәрү сәләтен арттыру һәм андагы йөкләнешне киметү мөмкинлеге бирәчәк. Шулай итеп, 2025 елның 1 нче гыйнварына ТР башкаласында 233 «акыллы» светофор булачак; бу шәһәрдә урнаштырылган светофорларның гомуми санының 80% ын тәшкил итә. Бу турыда эшлекле дүшәмбедә транспорт комитеты рәисе Алексей Сидоров хәбәр итте.

«Миллионлы шәһәрдә транспорт схемасын оештыру гади мәсьәлә түгел, аны хәл итәргә яңа технологияләр ярдәм итә. Ел саен без датчиклар һәм видеокамералар санын арттырабыз, бу реаль вакыт режимында юллардагы хәлләрне контрольдә тотарга һәм транспорт агымнары белән оператив идарә итәргә мөмкинлек бирә. Автомобильләшү һәрдаим үсештә булганда, бу бик кирәк», – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Алексей Сидоров аныклавынча, Казанда бишенче буын юл хәрәкәте белән идарә итүнең иң алдынгы автоматлаштырылган системасы эшли. «Эш принцибы ясалма интеллект тарафыннан юл-транспорт хәлендәге үзгәрешләргә оператив җавап кайтару өчен, секунд саен 832 транспорт детекторы һәм 333 видеокүзәтү камерасыннан мәгълүмат җыюдан гыйбарәт», – диде ул.

Периферия җиһазларыннан алынган барлык мәгълүмат юл хәрәкәте белән идарә итү системасының диспетчерлык үзәгенә трансляцияләнә. Беренче тапкыр бу ысул 2013 елда – Универсиадага әзерләнгәндә кулланыла башлады. Ул вакытта ТР башкаласында системага 101 светофор объекты тоташтырылган булган. Бүгенге көндә аларның саны 219 га җитте.

Спикер сөйләвенчә, светофор объектларының юл хәрәкәте белән идарә итү системасының диспетчерлык пункты белән бәйләнешен тулаем дистанцион тикшерү өчен, 158 светофор объекты модемнар белән җиһазландырылган. Аларны урнаштыру реаль вакыт режимында ерактан, диспетчерлык үзәгеннән, җайланманың эшләүгә сәләтле булуы турында мәгълүмат алырга, координацияләү планнарын кертергә һәм тәүлек вакыты буенча светофорларның эш режимын үзгәртергә мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, шәһәрдә тоткарлыкларны юк итү өчен, бердәм парковка киңлекләре ясау буенча проектны гамәлгә ашыралар. Аның максаты – машиналар белән тулган участокларны бушату. Тагын бер чара – сулга борылуларны бетерү, 2013 елдан 30 төп юл чатында алар юкка чыгарылды. Шулай ук ул вакытта көндезге сәгатьләрдә йөк транспортларына Казан үзәгенә керү буенча чикләүләр керттеләр (6:00 сәгатьтән 21:00 сәгаткә кадәр).

«Соңгы елларда юлларда үз-үзеңне тоту культурасы яхшырды, моны статистика да күрсәтә – без дөрес юнәлештә барабыз, ләкин сораулар һәм мәсьәләләр бар әле. Аерым алганда, йөк автомобильләренең үзәккә керүен тыюга игътибар итәсем килә, бу юнәлештә ДАИ эшен көчәйтүне сорыйм. Бездә әле дә үзәк буенча йөреп, юлларны җимерүче йөк машиналары бик күп», – диде Рөстәм Гафаров.

Алексей Сидоров: «Пассажирлар йөртү куркынычсызлыгы өчен, юлларда җәмәгать транспорты өчен бүлеп бирелгән полосалар файдаланыла. Алар бүгенге көндә 47 урамда бар», – дип өстәде.

«Транспорт хәрәкәтен оптимальләштерү өчен, бүгенге көндә инде 219 төп юл чатында программа-техник комплекс кертелгән. Моннан тыш, 21 үзгәрүчән мәгълүматлы табло урнаштырылган», – дип сөйләде транспорт комитеты рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, урам-юл челтәрендә юл хәрәкәтен оештыруны үзгәртү, реконструкция һәм ремонт турындагы барлык карарлар 2015 елда Фәнни-тикшеренү һәм территориаль үсеш һәм транспорт инфраструктурасы проект институты белгечләре тарафыннан Казан өчен махсус эшләнгән стратегияне исәпкә алып кабул ителә.

Схема 2030 елга кадәр перспектива белән төзелгән, ләкин аны 2018 елда актуальләштергәннәр. Хәзер документ 2040 елга кадәр гамәлдә. Төп максат – уртача тизлекне арттыру, транспорт йөкләнешен киметү һәм атмосферага парник газлары чыгаруны киметү.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 22.07.2024
Видеорепортаж
22.07.2024 10:34
2025 ел башына юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасына Казанның 14 светофор объектын өстәячәкләр
Барлык яңалыклар