В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мондый карар кайбер төбәкләрдә өстәмә чикләү чаралары кертелүгә бәйле рәвештә кабул ителде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Мәсәлән, элек кайтарылмый торган тариф буенча билетлар алган, ләкин сәфәрләрдән баш тартырга мәҗбүр булган 65 яшьтән өлкәнрәк пассажирлар юл документларын 31-нче декабрьгә кадәр тапшыра алачак.
Моның өчен «РЖД» ачык акционерлык җәмгыятенең бердәм мәгълүмат-сервис үзәгенә түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: +7(800)775-00-00 (Россиядән шалтыратулар өчен) яисә +7(499)605-20-00 (башка илләрдән шалтыратулар өчен). Алга таба сәфәрне дистанцион рәвештә гамәлдән чыгарганнан соң 180 көн дәвамында пассажирга акчаны кире кайтару өчен билет кассасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.