Тиздән кулланучыларда газ өчен түләүләр буенча мәгълүмат алу, счетчик күрсәткечләре архивын карау мөмкинлеге булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы октябрь). Ел азагына кадәр ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында халыкны эш белән тәэмин итү өлкәләрендә яңа хезмәтләр барлыкка киләчәк. Алар арасында – 14-18 яшьлек бәлигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә алу турында, гражданнарның профессиональ ориентациясен оештыру турында гаризалар кабул итү, гражданнарга эш эзләүдә булышлык итү һ.б.
Ел азагына кадәр шулай ук газ өчен түләүләр сервисын яңарту планлаштырыла. Кулланучылар яңа түләүләр буенча push-хәбәрләр ала, счетчик күрсәткечләре архивын карый алачак.
Ел башыннан ТР дәүләт хезмәтләре порталында берничә яңа электрон хезмәт һәм сервис барлыкка килде инде – яшел зонада парковка өчен штрафларны түләү, гражданнарның ихтыяри салымын түләү, пенсия күләме турында белешмә, архив белешмәләр алу һ.б.
Яңартулар порталның “ТР хезмәтләре” (“Услуги РТ”) рәсми мобиль кушымтасында да бара. Биредә 20 иң популяр хезмәт һәм сервис тәкъдим ителгән. Кушымта аркылы салым өчен бурычларны тикшерергә, медицина хезмәте сыйфатын, идарә итүче компания эшен бәяләргә, шәһәр яисә райондагы мөһим вакыйгалар турында мәгълүмат алырга, сораштыруларда катнашырга мөмкин.
2018 елның 9 ае эчендә татарстанлылар 133 миллионнан артык электрон хезмәт алган – бу узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 72% артык. Иң популяр хезмәтләр – баланың мәктәп билгеләрен карау, табибка язылу, штрафларны тикшерү һәм түләү, счет-фактура түләү.
Бүген Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында 248 төрле электрон хезмәт һәм сервис тәкъдим ителгән, 2,2 миллионнан артык куллаучының шәхси кабинеты теркәлгән – бу республиканың эшкә яраклы халкының 92%, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.