В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вакцина ясату аркасында республика халкында бу елның маена ук коллектив иммунитет барлыкка килергә мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
2020 елның 16-нчы декабреннән алып коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация профилактик прививкаларның милли календарена кертелде. Әмма, Альмир Абашев сүзләренчә, вакцинация акрын бара. «Татарстанда 57 вакцинация пункты оештырылуга карамастан, вакциация темпы югары түгел. Әйе, һәр поликлиникада вакцинация узарга мөмкин түгел, ләкин, шуңа да карамастан, вакцина алу өчен участок табибына, үзегезнең поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ягъни якын арада вакцинация узу өчен турыдан-туры шунда мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак», - дип сөйләде ул.
Вакцинацияне махсус өйрәтелгән медицина хезмәткәрләре 21 көн интервалы белән ике тапкыр үткәрәләр. Иммунитет икенче прививкадан соң 2-3 атнадан соң барлыкка килә. Альмир Абашев, вакцинация узганнан соң, сәламәтлекне саклау, аерым алганда, ай ярым дәвамында авыру кешеләр белән элемтәләрне булдырмау, туңмау һәм шәхси саклану чаралары турында онытмау мөһим, дип билгеләп үтте.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина ассызыклаганча, бүген вакцинация - яңа коронавирус инфекциясеннән саклануның бердәнбер ысулы. Аның сүзләренә караганда, вакцина ясату халыкта коллектив иммунитет булдырырга ярдәм итәчәк, бу авыру таралу темпларын киметүгә ярдәм итәчәк. «Вакцинациядән соң организм вирус белән очрашуга әзер һәм вирус аңа таныш, кешегә авырмаска мөмкинлек бирә торган антитәнчекләр барлыкка килә. Мин май аена вакцинация ярдәмендә коллектив иммунитет формалашыр, дип өметләнәм», - дип билгеләде Марина Патяшина. Бәлки, вакцинация ел саен үткәрелеп, гриппка каршы прививка кебек үк даими ясалыр.
СOVID-19-га каршы вакцинация ясатуга каршы даими каршылыкларга авыр аллергия, яман шеш авырулары, беренчел иммунодефицит, йөкле булу һәм бала имезү вакыты керә. Вакытлыча каршылыклар арасында - кискен йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар, хроник авыруларның кискенләшүе һәм хәлсезлек. Вакцинацияне балалардан башка теләге булган һәркем үтә ала. «Әлегә вакцинация ясату өчен бердәнбер чикләү - балалар яше. Балаларда авыру җиңел яки еш кына симптомсыз рәвештә уза», - дип ассызыклады Марина Патяшина. Ул шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрне вакцинация узарга чакырды. «Барыннан да элек, өлкән яшьтәге халыкка прививка ясарга кирәк, чөнки алар арасында, Яңа ел бәйрәмнәрен исәпкә алып, гаилә эчендә зарарланулар 72 процент тәшкил иткән. Бөтен пандемия дәвамында мондый күрсәткеч беркайчан да булмады. Коронавирус белән авыручы 60 яшьтән өлкәнрәк затлар саны 56 процентка артты», - дип сөйләде Марина Патяшина.
Вакцинация узганда хәзер пациентлар антитәнчекләргә тест үтмәячәк. Бу тиздән республикага җитәрлек күләмдә вакцина кертелү белән бәйле. «Вакцина күбрәк санда килсә, мондый бүленеш үткәрүнең зарурлыгы бетә», - дип аңлатты ТР баш санитария табибы.
Белгечләр сүзләренчә, коронавирус инфекциясенә каршы антитәнчекләр организмда 6 айдан 8 айга кадәр саклана. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев ярты ел элек авырган кешеләргә антитәнчекләргә тест бирергә киңәш итте - әгәр аларның дәрәҗәсе түбән булса, вакцинация узарга кирәк.
Белешмә өчен
Бүгенге көндә Россиядә СOVID-19-га каршы ике вакцина теркәлгән: «Гам-КОВИД-Вак» яки «Спутник V» - Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Ф.Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге тарафыннан эшләнгән катнаш вектор вакцинасы һәм «ЭпиВакКорона» - Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең «Вектор» фәнни-тикшеренү институты тарафыннан эшләнгән пептид антигеннар нигезендәге вакцина.
«Спутник V» инде гражданлык әйләнешенә чыкты, россиялеләрне вакцинацияләү актив рәвештә алып барыла. «ЭпиВакКорона» теркәү сынауларының өченче этабында тора, һәм Татарстан әлеге сынауларда катнаша. Бүгенгә 934 үзирекле кеше скрининг үтте һәм 500 кеше прививка ясатты. Кайбер төбәкләрдә инде вакцинация үткәрелә. Ил территориясендә вакцинация - бары тик ирекле һәм бушлай.
Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе мәгълүматы буенча, ике вакцина да нәтиҗәле һәм куркынычсыз. Транспортлауның һәм саклауның һәр этабында температура режимы саклана һәм контрольдә тотыла. Теге яки бу вакцинаның аерым өстенлекләре юк, тәэмин ителүгә карап, ике вакцинаны да кулланачаклар. Әлегә «Спутник V» чыгаруның темплары үсә, аннары «ЭпиВакКорона» китерелер, дип көтелә. Вакцинаның ике төре күп санда кешеләрне вакцинация белән колачларга мөмкинлек бирә, чөнки аларны төрле җитештерүчеләр чыгара.