В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче август). Казанда 31-нче августка кадәр Дементьев һәм Михаил Миль урамнары буйлап транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте чикләнә. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Дементьев урамыннан Дементьев урамындагы 2а бинасының 1-нче корпусына кадәр (АЗС) тротуар тулысынча ябыла.
Дементьев урамындагы 2а бинасының 1-нче корпусы янындагы тротуардан алып Дементьев урамындагы 2А бинасының 3-нче корпусына кадәр юл өлеше тулысынча ябыла.
Дементьев урамындагы 2а бинасының 3-нче корпусыннан алып Михаил Миль урамына кадәрле машиналар юлы тулысынча ябыла.
Хәрәкәтне чикләү магистраль җылылык үткәргечне реконструкцияләү белән бәйле.