В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вознесение тракты төзелүгә бәйле рәвештә рельслар әйләнгеч юлга күчерелде.
Фото: «Метроэлектротранс» МУП
Бүгенге көндә юл хуҗалыгы бригадасы 20 рельс-шпаль рәшәткә җәйгән, 24 стыкны накладкага җыйган, шулай ук вак таш салган. Эшчеләргә ике температура компенсаторы урнаштырырга, 20 рельс-шпаль рәшәткә салырга, рихтовка башкарырга һәм юлларны дөрес итеп урнаштырырга, просадканы бетерергә һәм рельслар арасында норматив араны саклап калу өчен юл тягаларын җиһазландырырга кирәк булачак.
Эшләр көн саен башкарыла, аларны август ахырына кадәр төгәлләргә планлаштыралар. Эш тәмамланганнан соң җәелгән юлларны тикшерү өчен тест режимында трамвай вагоны эшләтеп җибәреләчәк, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Вознесение тракты белән юл чишелеше төзү урынында июль аенда Җиңү проспекты буенча, Минск урамыннан Зәкиев урамына кадәр, Мамадыш трактына таба юнәлештә туры автомобиль юлы ачылды. Җиңү проспекты буенча,