В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада өлкән яшьтәге кешеләр өчен сәламәтлек мәктәпләре дә булдырыла.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь, Ксения Швецова). Агымдагы ел ахырына кадәр Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләргә комплекслы медицина ярдәме күрсәтү өчен 21 яңа гериатрия кабинеты ачу планлаштырыла. Хәзерге вакытта Татарстанда 51 шундый кабинет эшли. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.
Владимир Жаворонков шулай ук республика медицина учреждениеләрендә 50 гериатрия кабинетыннан тыш, 175 гериатрия койка урыны булдырылганы, ә быел Казанда сугыш ветераннары госпитале базасында Республика гериатрия үзәге ачылганы турында хәбәр итте.
«Без бу юнәлештә берничә ел дәвамында эш алып барабыз, – дип өстәде ул. – Халыкка комплекслы ярдәм күрсәтелә: без һәр пациентны, табиб-терапевт консультациясеннән башлап, стационарда дәваланганда һәм аннан соң реабилитация чорында күзәтәбез. Эш пациентның үзе белән генә түгел, аның туганнары белән дә алып барыла – белгечләр өлкән кешене ничек карарга, ничек аралашырга кирәклеген аңлата».
Ел ахырына кадәр 21 яңа кабинет ачылачак, гериатрик ярдәм күрсәтү республиканың 45 муниципаль районында оештырылачак, дип билгеләп үтте В.Жаворонков. Аның сүзләренә караганда, 2021 елда Татарстанда тагын җиде медицина оешмасында 9 кабинет ачу планлаштырыла.
Медицина хезмәткәрләре өчен пациентларга ярдәм күрсәтү һәм консультация бирү генә түгел, аларны дәвалау процессына җәлеп итү, дөрес, сәламәт гадәтләргә өйрәтү дә мөһим. Шул максаттан Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләр өчен сәламәтлек мәктәпләре булдырыла, дип өстәде спикер.
«Быел сәламәтлек мәктәпләрендә республиканың 21 меңнән артык кешесе белем туплады», – диде В.Жаворонков.
Гериатрия кабинетлары челтәре һәм өлкән буынга махсус медицина ярдәме күрсәтү эшен үстерү елдан-ел актуальләшә бара, чөнки республикада өлкән яшьтәге кешеләр саны арта. Бүген Татарстанда 952 меңнән артык эшкә яраклы өлкән яшьтәге кеше яши, дип хәбәр итте ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры вазыйфаларын башкаручы Эльмира Зарипова. Аның сүзләренә караганда, соңгы 6 елда республикада эшкә яраклы өлкән яшьтәге кешеләр саны 56 меңә арткан. Бу, беренче чиратта, көтелгән гомер озынлыгы арту белән бәйле – әлеге күрсәткеч 2 елга артты һәм бүген республикада 75 яшьтән югары.
«2020 ел башына Татарстанда 100 һәм аннан да күбрәк яшьтәге 187 озын гомерле кеше бар, – диде Э.Зарипова. Аларның 24-е – ир-ат һәм 163-е – хатын-кыз».
2020 елның 1-нче сентябренә Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, Казанда картлык буенча пенсия алучы 316 мең кеше яши. Бу халыкның чиреген тәшкил итә. 80 яшьтән узган 45 меңнән артык кеше яшәве билгеле. 67 казанлыга быел 100 һәм аннан да күбрәк яшь тула, алар арасында 62 хатын-кыз һәм 5 ир-ат.