В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Өстәмә транспорт Троицкая ата-аналар шимбәсе көненә билгеләнгән
Казанда 7 нче июньдә Троицкая ата-аналар шимбәсенә зиратларына кадәр өстәмә автобус маршрутлары билгеләнгән.
«Җиңү Проспекты – Самосырово зираты» маршруты буенча 201с номерлы 7 автобус йөреячәк.
6 данә 202с номерлы автобуслар «Чехов базары – Самосырово зираты» маршрутына билгеләнгән.
Дәрвишләр торак массивында яшәүчеләр өчен «Дәрвишләр торак массивы – Дәрвишләр торак массивындагы зират» маршруты буенча 204с номерлы бер автобус әзерләнгән.
205с номерлы тагын бер автобус «Тимерьюлчылар мәдәният йорты – Юдино зираты» маршруты буенча йөреячәк.
Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексыннан Сухая река торак массивындагы зиратка кадәр 206с номерлы автобуста барып җитәргә мөмкин булачак, алар маршрутка дүрт берәмлек чыга.
207с номерлы бер автобус «Самосырово зираты – «Курган» зираты» маршруты өчен әзерләнгән.
«Гаврилов урамы – Сухая река торак массивындагы зират» маршруты буенча 208с номерлы алты автобус йөреячәк.
Вахитов мәйданыннан Татар зиратына кадәр 209с номерлы автобуста барып җитәргә мөмкин.
210 нчы номерлы бер автобус «Самосырово зираты – Мөселман зираты» маршрутына билгеләнгән.
Ике автобус 84 нче – «Халитов урамы – Киндерле зираты – Чабакса торак массивы» маршруты буенча хәрәкәт итәчәк.