Бәйрәм символы булып торган чыршыны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, бизәк һәм ялтыравыклардан арындырып, китерергә мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар). Бүгенге көннән Казанда яңа ел чыршыларын кабул итү пункты эшли башлады. Теләгән кеше яңа ел символын махсус контейнерда калдырырга мөмкин. Бердән-бер шарт – чыршыны уенчыклар, бизәкләр һәм ялтыравыклардан азат итәргә.
Пункт Гадел Кутуй ур., 160 адресы буенча 31 гыйнварга кадәр тәүлек буе эшләячәк, дип хәбәр итә Идел буе экология компаниясе матбугат хезмәте.
Узган елдагы кебек үк, чыршыларны бушка кабул ителәчәк. Барлык агачлар да Югары Ослан районының Шеланга авылында урнашкан фермер хуҗалыгына җибәреләчәк. Чыршылар кәҗәләр өчен азык сыйфатында кулланылачак: мондый витаминлы катнашмадан кәҗә сөтенең тәм сыйфаты яхшыра.