Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.01.2019, 10:10

30 гыйнварга кадәр тугызынчы сыйныф укучыларына рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсенә гариза бирергә кирәк

Сынауны уңышлы узу укучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү шарты булып торачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар). 30 гыйнварга кадәр 9-нчы сыйныфны тәмамлаучыларга рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсендә катнашу өчен гариза тапшырырга кирәк. Гаризалар укучылар тарафыннан аларны укыту урыны буенча бирелә.

Йомгаклау әңгәмәсе 2018/2019 уку елы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәҗбүри рәвештә кертелде, аны уңышлы тапшыру алар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү шарты булачак. Йомгаклау әңгәмәсенең нәтиҗәсе "зачет" яки "незачет" булырга мөмкин.

Быел рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен үткәрүнең төп вакыты - 13 февраль. "Незачет" алган яки нигезле сәбәпләр аркасында әңгәмә үткәрүгә килмәгән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен 13 март һәм 6 май көннәрендә өстәмә көннәр каралган.

Йомгаклау сөйләшүендә катнашучыларга 4 биремне үтәргә тәкъдим ителәчәк: текст уку, дәреслек белән эш итү, билгеләнгән тема буенча монолог һәм имтихан алучы белән диалог.

Эшне башкаруга һәр катнашучыга уртача 15 минут бирелә. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар, инвалид балалар һәм инвалидлар өчен үткәрелгән йомгаклау әңгәмәсендә катнашучылар өчен процедураның озынлыгы 30 минутка арттырылырга мөмкин, дип хәбәр ителә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте сайтында.

Барлык яңалыклар