В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар нумизматика белән генә танышып калмыйча, спорт тарихы турында да күбрәк белә ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче ноябрь). «Дан медальләре» фотокүргәзмәсе ачык һавада Казанның үзәгендә – Бауман урамында уза. Шәһәр халкы спорт җиңүләренә багышланган медальләрне карый һәм спорт тарихы турында күбрәк белә ала.
Медаль сәнгатенең матурлыгы аша экспозиция илебез спортының күптөрлелеге һәм әһәмияте турында сөйли. Фотосурәтләрдә күрсәтелгән медальләрдә тарих һәм җиңүләр, исемнәр һәм рекордлар чагылдырылган.
Күргәзмәдә һәр сурәткә медаль ясауның техник характеристикалары һәм тарихы турында белешмә, шулай ук ТАСС фондыннан архив кадрлары һәм Россиядә спорт тарихыннан фактлар беркетелгән. Мәсәлән, казанлылар ХХ гасыр башында милли җыелма команданың беренче алтын медален алуын, шахмат буенча читтән торып уеннарның ничек уздырылуын, йөгерүдә түбән старт техникасын кайчан уйлап табылуы һәм башка нечкәлекләр турында белә ала.
Күргәзмә 30-нчы ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлекчәсе матбугат хезмәте.