Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.12.2021, 10:13

30 декабрьгә кадәр Казан укучылары программалаштыру буенча бушлай курсларга языла ала

Аларга Python, C#, Java, PHP, C+ һәм JavaScript нигезләренә өйрәтә торган 24 дистанцион программаның берсен сайларга туры киләчәк.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче декабрь). «РФ санлы икътисады» илкүләм программасы ярдәмендә Казан укучылары программалаштыруны бушлай өйрәнә ала. Россия Саннар министрлыгы һәм 2035 университеты Python, C#, Java, PHP, C+ һәм JavaScript нигезләре буенча 24 дистанцион курс оештыра.

Проектта 14 яшьтән өлкәнрәк 2 меңнән артык бала катнаша ала, алар биш пилот регионның берсендә – Белгород, Түбән Новгород, Пенза өлкәләрендә, Татарстан Республикасында һәм Саха (Якутия) республикасында яши.

Проект каталогында 9 белем бирү оешмасыннан: «Алгоритмика», Иннополис Университеты, «1С-Образование», «Фоксфорд», «Кодемика», «Инжинириум» Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты, «Мобиль электрон мәгариф», «Синергия» Университеты һәм Заманча мәгариф технологияләре һәм системалары үзәгеннән курслар сайлап алырга мөмкин.

Гаризалар 30-нчы декабрьгә кадәр сайтта кабул ителә. Укучыга каталогтан курс сайларга, ата-аналарның берсе белән анкета тутырырга, программалаштыру нигезләре буенча керү тестын узарга һәм ата-ана (законлы вәкил) исеменнән бушлай белем алуга килешү төзергә кирәк.

Курслар математика һәм информатика буенча мәктәп программасына өстәмә булып тора. Һәр программаның минималь дәвамлылыгы 144 академик сәгать тәшкил итә. Сынау проектының тәҗрибәсе һәм нәтиҗәләре бөтенроссия проектында исәпкә алыначак, ул 2022 елда барлык төбәкләрдә дә старт алачак һәм 2 елга исәпләнгән, дип хәбәр итә ТР Саннар министрлыгының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар