В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тиешле карар ТР Министрлар Кабинетында кабул ителде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август). Татарстан башкаласында Казансу буйлап аз үлчәмле һәм җилкәнле суднолар хәрәкәте чикләнә. Бу Илкүләм парус лигасының II этабын үткәрү белән бәйле. Тиешле карар ТР Министрлар Кабинетында кабул ителде.
Казансуда – «Миллениум» күпереннән алып Кремль дамбасына кадәр 30-нчы августка кадәр 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр аз үлчәмле судноларны, шулай ук җилкәнле, ял итү, спорт судноларын куллану тыела, шул исәптән гидроцикллар, байдаркалар, ишү көймәләрен. Елганың әлеге участогы җилкәнле спорт буенча ярышлар үткәрү зонасы булып тора.
Исегезгә төшерәбез, 21-нче августтан 30-нчы августка кадәр Татарстан башкаласында Илкүләм парус лигасының VI сезонының икенче этабы уза. Казансу акваториясендә җиңү өчен лиганың ике дивизионында 35 команда көрәшә. Татарстаннан ярышларда «Химград-Казан» һәм Active Map Sailing командалары катнаша.