Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.01.2021, 09:18

Казанда муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимы 30 апрельгә кадәр озайтыла

Түләү эш көннәрендә 7.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр алына, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә автомобильләрне муниципаль парковкаларда бушлай калдырырга мөмкин.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы гыйнвар). Казанда муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимы 30-нчы апрельгә кадәр озайтыла. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, халыкка хезмәт күрсәтүче кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм итү максаты белән мондый чара гыйнвар ахырына кадәр гамәлдә булачак.

Исегезгә төшерәбез, Казан Мэры Илсур Метшин, 2020 елның язында кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм итүнең башка чаралары белән, муниципаль парковкаларның эш режимын үзгәртү турында карар раслады. Туризм тармагы, эре сәүдә-күңел ачу үзәкләре, җәмәгать туклануы һәм тышкы реклама өлкәсе вәкилләре белән очрашуда Мэр әлеге тармакларның коронавирус һөҗүменә беренче булып эләгүен билгеләп үтте. «12 мең кеше җәмәгать туклануы предприятиеләрендә эшли, алар 2280-гә якын. Бәлки, авыр вакытта бу эшмәкәрлеккә ярдәм итәр», - дип өмет белдерде ул.

Шулай итеп, 20-нче апрельдән түләү эш көннәрендә 7.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр алына башлады, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә автомобильләрне муниципаль парковкаларда бушлай калдыру мөмкин булачак. Транспорт чарасы 15 минутка кадәр туктап тору шулай ук бушлай калачак. Элегрәк, әлеге чаралар кабул ителгәнче, муниципаль урам парковкалары өчен түләү эш һәм шимбә көннәрендә 7.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр алына иде.

Транспорт комитеты хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимын агымдагы елның 30-нчы апреленә кадәр озайту турында карар кабул ителгән. Эпидемиологик хәл яхшырып, кайбер чикләүләр һәм тыюларны бетергәннән соң, Казанда парковкалар гадәти режимда эшли башлаячак. Бу хакта халыкка, өстәмә рәвештә, массакүләм мәгълүмат чаралары аша хәбәр итәчәкләр.

Барлык яңалыклар