Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.03.2025, 14:55

Гражданлыгы булмаган чит ил гражданнары 30 апрельгә кадәр үзләренең хокукый статусларын җайга салырга тиеш

Бүгенге көнгә Татарстанда 99 мең мигрант яши

30 апрельгә кадәр РФ территориясендә законсыз булган чит ил гражданнары үзләренең хокукый хәлен җайга салырга тиеш. Тиешле указны РФ президенты Владимир Путин имзалады. Миграция законнарындагы үзгәрешләр турында бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марат Галиев сөйләде.

Татарстан чит ил гражданнары саны буенча Россиянең топ-5 төбәгенә керә. Бүгенге көндә республикада 99 мең мигрант яши, аларның 22 меңнән артыгы вакытлыча яшәүгә рөхсәт алган, дип хәбәр итте Марат Галиев.

Россия территориясендә калырга карар кылган чит ил гражданнарына легальләшергә кирәк. Документлар пакеты белән алар эчке эшләр территориаль органының миграция мәсьәләләре бүлегенә яки Россия Эчке эшләр министрлыгының паспорт-виза үзәге филиалына мөрәҗәгать итә алалар.

Гражданнар медкомиссия узу турында таныклык, дактилоскопик теркәлү һәм рус телен белү турында сертификатлар, шулай ук тарих һәм РФ законнары нигезләрен тапшырырга тиеш. Бу мөрәҗәгатьтә гражданнар мәҗбүри түләүләр буенча булган бурычларын ирекле рәвештә түләргә тиеш, шулай ук патент бирүдән баш тарту өчен нигезләре булмаска тиеш.

Чит ил гражданнары рус теленнән имтиханны Казан (Идел буе) федераль университетында тапшыра ала. Телне белү турында сертификатны Казанда, Чаллыда һәм Алабугада алырга мөмкин.

«Әгәр чит ил гражданины 30 апрельгә кадәр бүлекчәгә мөрәҗәгать итмәсә һәм хокукый статусын җайга салмаса, аңа башка чаралар күреләчәк. 1 майдан соң ул үзенең хокукый статусын инде җайга сала алмаячак. Бу көннән безнең илдә булу өчен законлы нигезләрен югалткан чит ил гражданнарына карата закон белән тиешле чаралар кулланылачак.

Законнарны гамәлгә керткәндә, чит ил гражданнары Россиядән читкә чыгарылачак, аларга карата озак вакытка кертелмәү турында карар чыгарылачак», – дип ачыклык кертте Марат Галиев.

Агымдагы елның 5 февраленнән җибәрелү миграция режимы кертелде. Ил территориясендә законсыз булган барлык чит ил гражданнары контрольдә тотылучы затлар реестрына кертелгән. Аларга карата хокук һәм ирекләрне чикләү кертелә, дип ассызыклады ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы.

Илдә легаль рәвештә булмаган, реестрга кергән мигрантлар автотранспорт белән идарә итү, машина йөртү таныклыкларын рәсмиләштерү хокукыннан мәхрүм ителәләр, алар банкта акча белән эш итә һәм бернинди акча күчерә алмыйлар, күчемсез милек һәм транспорт чаралары белән килешүләрне терки алмыйлар, никахлаша һәм никахларын өзә алмыйлар, шәхси эшмәкәрлек статусын ала алмыйлар, балаларны мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына рәсмиләштерә, SIM карталар сатып ала алмыйлар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни адаптацияләү үзәген булдыру буенча сынау проектына керде.

Барлык яңалыклар