Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.03.2019, 13:10

29 мартка кадәр РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының "Россия сәүдәсе" конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

Квалификацион сайлап алу 1 апрельдән 26 апрельгә кадәр узачак, җиңүчеләрне 29 апрельдән 15 майга кадәр игълан итәргә планлаштыралар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март). Казан эшкуарларын Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ел саен үткәрелә торган "Россия сәүдәсе" бәйгесендә катнашырга чакыралар. Биредә сәүдә форматындагы оешмаларның иң яхшы идеяләрен һәм чишелешләрен билгеләячәкләр.

Бөтенроссия бәйгесендә шулай ук сәүдә тармагына күзәтчелек итүче башкарма хакимият органнары, муниципаль берәмлекләр администрацияләре һәм сәүдә эшчәнлеген гамәлгә ашыручы эшкуарлар катнаша ала. Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләрдә ачыкланачак: "Иң яхшы сәүдә шәһәре", "Иң яхшы сәүдә урамы", "Иң яхшы стационар булмаган сәүдә объекты", "Иң яхшы ваклап сату базары", "Иң яхшы ярминкә", "Иң яхшы мобиль сәүдә объекты", "Иң яхшы кибет" һәм "Иң яхшы фаст-фуда объекты".

Бәйгенең Оештыру комитеты гаризаларны 29 мартка кадәр үзенең рәсми сайтында кабул итә. Квалификацион сайлап алу 1 апрельдән 26 апрельгә кадәр узачак, җиңүчеләрне 29 апрельдән 15 майга кадәр игълан итәргә планлаштыралар. 3 июньдә Мәскәүнең Халыкара сәүдә үзәгендә "Россия Ритейл атнасы" V халыкара бизнес һәм хакимият форумы кысаларында иң яхшыларны бүләкләячәкләр. Конкурс турында тулырак мәгълүматны түбәндәге телефон һәм элекрон почта аша координатор Николай Нехаевскийдан алырга мөмкин: 8 (495)924-02-80 һәм tr2019@russiant.org. Шулай ук оештыру комитетының җаваплы сәркатибе Алексей Ситниктан: 8 (495)632-88-88 һәм sitnikav@minprom.gov.ru.

Узган ел "Россия сәүдәсе" бәйгесе беренче тапкыр узды һәм бөтен илдән 600-дән артык гариза җыйды. Ул вакытта 81 җиңүче билгеләнде. Чара нәтиҗәләре буенча шулай ук сәүдә объектларын урнаштыру, төзекләндерү һәм тышкы кыяфәткә кагылышлы тәкъдимнәр белән буклет чыгарылган, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.

Барлык яңалыклар