В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тыл хезмәтчәннәренә багышланган экспозицияләр Россиянең 50 шәһәрендә уза
Тимер юлчылар мәдәният сараенда «Җиңү – йөзләрдә. Хезмәт батырлыгы» дип аталган бөтенроссия фотокүргәзмәсе ачылды. Казанлылар аны 27 октябрьгә кадәр бушлай карый алачак.
Экспозиция фотопортретлардан һәм тыл хезмәтчәннәренең тарихларыннан җыелган. Рәсемнәрдә балачак елларында заводларда, колхозларда һәм блокадалы Ленинградта үз хезмәтләре белән Бөек Ватан сугышында җиңүне якынайткан әбиләр һәм бабайлар бар.
«Җиңү – йөзләрдә. Хезмәт батырлыгы» дип аталган фотокүргәзмә илнең «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булган 50 торак пунктында, шулай ук Донецк һәм Луганск халык республикаларында уза.
Казанлыларны Ильич ур., 25 йорт адресы буенча көтәләр. Исегезгә төшерәбез, 21-24 октябрьдә мәдәният сарае БРИКС саммиты уздырылу сәбәпле ябык булачак.