Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.05.2022, 14:19

«іВолга» яшьләр форумына теркәлү 26 нчы майга кадәр дәвам итәчәк

Чараның бай программасына белем бирү, мәдәни, спорт вакыйгалары, шулай ук конкурслар кертелгән.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче май). 26 нчы майга кадәр Идел буе федераль округының «іВолга» яшьләр форумына теркәлү бара. Ул 21-29 нчы июльдә Самара өлкәсендә Мастрюков күлләре фестиваль паркында узачак. Конкурста катнашу өчен 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла.

Унынчы юбилей форумының темасы – Россия халыкларының бердәмлеге. Чара программасында – тренинглар, яшьләр проектлары конкурсы, фәнни һәм гамәли конференцияләр, лекцияләр һәм мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, күргәзмәләр, фестивальләр, акцияләр, инициативалар ярминкәләре, турнирлар, федераль, округ һәм төбәк дәрәҗәсендәге экспертлар белән очрашулар, дискуссияләр, шулай ук мәдәни-ял итү, спорт һәм туристлык-туган якны өйрәнү программалары.

Форум барышында берничә программа гамәлгә ашырылачак: белем бирү (8 профильле смена, компетенцияләрне сертификацияләү, катнашучыларның күнекмәләрен үстерү буенча индивидуаль планнар), мәдәни-ял итү (күргәзмәләр, концертлар, конкурслар, DIY мәйданчыклары, арт-объектлар, төбәкләр буенча VR-экскурсияләр һ.б.), шулай ук социаль һәм бизнес-проектлар конкурсы үткәреләчәк.

Катнашучылар 8 белем бирү сменасының берсен сайлап ала алачак: «Игелек миссиясе», «Киләчәк белән идарә ит», «Балалар іволгасы», «Яшәү урыны», «Минем халык», «Иҗади процесс», «Эш эшлә», «Практика» лабораториясе сменасы.

Гадәттәгечә форум кысаларында ике грант конкурсы узачак. Шуларның беренчесе – Идел буе федераль округында гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фонды проектлары конкурсы (500 мең сумга кадәр грант), икенчесе –Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның яшьләр проектлары бөтенроссия конкурсы (1,5 млн сумга кадәр).

Форумда катнашу өчен ivolgaforum.ru рәсми сайтында гариза бирергә, шулай ук «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмати системасында теркәлү узарга кирәк.

Барлык яңалыклар