В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу җылылык үткәргечен реконструкцияләү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нче апрель). Казанда 25-нче майга кадәр Гагарин урамы буенча 111-нче номерлы йорттан Восход урамына кадәр булган юл өлешендә транспорт хәрәкәте чикләнә.
Бу җылылык үткәргечен реконструкцияләү эшләре белән бәйле, дип хәбәр ителә Казанның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарының боерыгында. Тиешле карар 2018 елның 19-нчы апреленнән 14-нче номерлы Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылып чыккан.
Автомобильчеләрдән игътибарлы булулары һәм вакытлыча куелган юл билгеләрен үтәүләре сорала.