Ял көннәрендә республикада явым-төшем булу ихтималы аз
Фото: Денис Гордийко
Казанда 2 нче сентябрьдә болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы +10..+12 градус тәшкил итәчәк, түбән урыннарда +7..+9 градуска кадәр суытачак. Көндез термометр баганалары +22..+24 градуска кадәр күтәреләчәк. Синоптиклар төньяк-көнчыгыш җиленең тизлеге секундына 5-10 метрга кадәр булыр дип фаразлый.
Тулаем алганда, Татарстан буенча ял көннәрендә, 2 нче һәм 3 нче сентябрьдә, төнге сәгатьләрдә +5..+12 градус булыр дип көтелә, көндез һава +19..+24 градуска кадәр җылыначак.
Киләсе атна башында республикада кыска вакытлы яңгыр явачак. Көндез +20-25 градус җылылык фаразлана, дип җиткерә ТР Гидрометүзәге.