В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын уздыруга багышланган бәйрәм чарасын әзерләү һәм үткәрү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июнь). Казанда 18-24 июнь көннәрендә үзәк урамнарда транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк. Бу Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына - Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы рәвештә узуына һәм тарихи һәм заманча хәрби техника узуга багышланган бәйрәм чарасын әзерләү һәм үткәрү белән бәйле.
Транспорт хәрәкәте түбәндәге урамнарда чикләнәчәк:
20-нче июньдә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Ирек мәйданында Карл Маркс урамы буйлап, шулай ук Толстой урамыннан Батурин урамына кадәр барлык якын-тирә урамнарда. Бу көнне шулай ук 16.00-20.00 сәгатьләрдә Ирек мәйданында репетиция белән бәйле рәвештә җәяүлеләр хәрәкәте чикләнәчәк.
23-нче июньдә 8.00 сәгатьтән Ирек мәйданында, шулай ук Пушкин урамында (Карл Марск урамыннан Большая Красная урамына кадәр), К.Маркс урамы буенча (Лобачевский урамыннан Театр урамына кадәрге участокта). Әлеге вакытта күрсәтелгән территорияләрдә техник эшләр алып барылачак.
24-нче июньдә 5.00 сәгатьтән Ирек мәйданы, Карл Маркс урамы һәм якын-тирәдәге барлык урамнар ябылачак. Җәяүлеләр хәрәкәте шулай ук чикләнәчәк.
Хәрәкәтне чикләү, барыннан да элек, мәйданчыкларны дезинфекцияләү зарурилыгы белән бәйле. Чикләүләр парад тәмамланганнан соң, сәхнә һәм декорацияләр демонтажыннан соң бетереләчәк.
Шәһәр халкын шулай ук Ирек мәйданындагы һәм аның янындагы урамнардагы, чараны әзерләү һәм уздыру чорында, 20-нче, 23-нче һәм 24-нче июньдә муниципаль парковка зоналарыннан файдаланмаска чакыралар.
Искәртеп узабыз, Казан гарнизоны гаскәрләренең һәм Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тарихи һәм заманча хәрби техниканың узуы 24-нче июньдә 8.00 сәгатьтә башланачак. Республика халкы онлайн-трансляцияне ТНВ телеканалында күрә алачак.