В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада югары дәрәҗәдә янгын куркынычы саклана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). Иртәгә, 23 майда, Казанда җылы һәм коры булачак. Төнлә +9-11 градус, көндез +24-26 градус көтелә. Метеорологлар алмашынучан болытлы һава, көньяк-көнбатыштан төнлә салмак, көндез уртача тизлектә исүче җил фаразлыйлар.
Республикада шулай ук явым-төшем күзәтелми. Төнлә +7-12 градус, көндез +22-27 градус булачак.
“2018 елның 22 маеннан 25 маена кадәрге арада Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда югары дәрәҗәдә (4 класс) янгын куркынычы саклана”. – дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.