Шулай ук өч электричка җәдвәле дә үзгәрәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июль). 30-нчы июльдән Албаба - Казан шәһәр яны поездларының берсе җәдвәлдән чыгарыла. Шулай ук Татарстан башкаласы белән Сосновка, Зөя һәм Албаба станцияләре арасында хәрәкәт итә торган өч электричканың җәдвәле дә үзгәрәчәк.
22-нче августка кадәр 6.40 сәгатьтә кузгалып, Татарстан башкаласына 8.33 сәгатьтә килүче 6324-нче номерлы Албаба - Казан шәһәр яны поезды гамәлдән чыгарыла. Бу Каменище - Тарталей перегонында ремонт эшләре башкарылу белән бәйле.
Шулай ук 30-нчы июльдән 22-нче августка кадәр ике шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк. 6362-нче номерлы Албаба-Казан шәһәр яны поезды 6.44 сәгатьтә кузгалачак, алга таба үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казан станциясенә килү 8.39 сәгатькә планлаштырылган.
6422-нче номерлы Казан - Сосновка шәһәр яны поезды Татарстан башкаласыннан 7.53 сәгатьтә китәчәк, аннары үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Сосновка станциясенә килү - 11.32 сәгатьтә.
Моннан тыш, 29-нчы июльдән 21-нче августка кадәр 6359-нчы номерлы Казан-Зөя шәһәр яны поезды җәдвәле үзгәрәчәк. Казан станциясеннән поезд 19.24 сәгатьтә китәчәк, Зөя станциясенә килү 20.39 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, июль ахырыннан Казанда тагын берничә шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны тәүлек буе +7(937)625-04-33 телефоны аша һәм сайтта алырга мөмкин.