(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль). Казанда берничә урамда транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнде. Тиешле карарга Башкарма комитетта кул куелды.
20 ноябрьгә кадәр транспорт хәрәкәте чикләнә:
Ильич ур., Лейтенант Красиков урамыннан "Паровоз-Л1591" һәйкәленә кадәр;
Тимер юлчылар ур., Ильич урамыннан Нижняя урамына кадәр;
2-нче Иске Аракчино ур., 6а номерлы йорт тирәсендә.
Хәрәкәт юлны төзекләндерү өчен кирәкле техниканы урнаштырганда автотранспорт хәрәкәте һәм җәяүлеләр иминлеге өчен чикләнә.