В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу магистраль җылылык үткәргечен реконструкцияләү белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). Казанда вакытлыча Белинский урамындагы автомобиль юлы буйлап транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле документ шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
18-нче майдан 20-нче июльгә кадәр хәрәкәт өчен Белинский урамындагы 5-нче номерлы йорт каршындагы участок ябылачак.
Бу магистраль җылылык үткәргечен реконструкцияләү белән бәйле.