Оештыручылар шәһәр турындагы миф һәм риваятьләргә багышланган эшләрне караячак
«Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» бәйгесенә гаризалар җибәрүне 20 нче августка кадәр озайттылар. Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк профессиональ осталар декоратив-гамәли сәнгатьнең дүрт юнәлеше: күн эшкәртү, керамика, киез басу һәм чигү буенча катнаша ала. Игътибар үзәгендә – борынгы Казан мифлары һәм риваятьләре.
Конкурс эшләренең 2024 елдан да иртәрәк ясалмавы шарт, саны буенча чикләүләр юк. Оештыручылар онлайн сайлап алу туры уздырганнан соң, икенче этапка узган конкурс эшләрен кабул итү булачак. Бәйгенең кагыйдәләре белән сылтама буенча кереп танышырга мөмкин.
«Җиңүчеләрне ике яшь төркеменә бүлеп, һәр юнәлеш буенча 2024 елның 30 октябрена кадәр игълан итәчәкләр. Аларга акчалата бүләкләр тапшырылачак: беренче урынга 100 мең сум, икенче урын – 85 мең сум һәм өченче урын – 65 мең сум. Бәйгенең нәтиҗәсе буларак күргәзмә уздыру һәм буклет чыгару планлаштырыла», – диделәр ТР башкаласы Башкарма комитетының тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.
Бәйгедә катнашу өчен saumykazan@mail.ru электрон адресына «“Саумы, Казан!” конкурсына» тамгасы белән бәйгегә тәкъдим ителәчәк эшнең фотосы һәм гариза юлларга кирәк.
Гаризада катнашучы турында белешмә тутырыла: фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган көне, эш/уку урыны, яшәү урыны, элемтә өчен телефон, электрон адрес, шулай ук конкурс эшенең исеме, конкурс эшенең нинди юнәлештә иҗат ителүе (күн эшкәртү, керамика, киез басу, чигү), размерлары, аны ясау датасы. Катнашучы теләге буенча конкурс эше турында кыска аннотация язарга да мөмкин.
Катнашуга гариза бирү кампаниясе бу елның май аеннан старт алды. «Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» конкурсы быел Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр әлеге конкурс 2023 елда узды. Бәйгедә заманча рәссамнар катнашты, алар урамнар, парклар һәм республика башкаласының тарихи урыннарын сурәтләде.