В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар 5 һәм 10 км дистанцияләрне узачаклар һәм спорт ориентлашуында ярышачаклар.
Фото: TIMMERMAN спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче июль). 16 нчы июльдә ТР башкаласында бишенче тапкыр «Төнге Казан» йөгереше узачак. Катнашучылар Казан Кремлен, Кремль яр буен, Игенчеләр сараен һәм «Казан» гаилә үзәге утларын күрәчәк, шулай ук костюмнар конкурсында ярышачаклар.
Йөгерешкә теркәлү 2 нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. 3-10 яшьлек атлетлар 300 һәм 600 метрга йөгерә һәм беренче медальләрен ала алачак. Программада шулай ук спорт ориентлашуы буенча традицион ярыш планлаштырылган.
Төнге җиңел атлетика ярышы Казансу яр буенда «Урам» экстрим-паркы янында старт ала, дип хәбәр иттеләр TIMERMAN матбугат хезмәтендә.