В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
41а номерлы йорт янындагы участок ябык
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче гыйнвар). Казанда 18-нче февральгә кадәр Бертуган Касыймов урамындагы автомобиль юлы буенча хәрәкәтне өлешчә чикләү дәвам итә. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Исегезгә төшерәбез, ябылу этаплап башкарылды. Хәрәкәт өчен Бертуган Касыймовлар урамындагы 41а номерлы йорт янындагы участок элеккечә ябык булып кала бирә. Чикләү квартал эчендәге җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен төзү эшләре белән бәйле.