В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәрәкәтне чикләү магистраль җылылык үткәргечне реконструкцияләү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче август). Казанда 17-нче октябрьгә кадәр Адоратский урамы буйлап транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте чикләнә. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Чикләү Адоратский урамындагы 3-нче йорт янында гамәлдә булачак - биредә машиналар юлы өлешчә ябык һәм җирле юл тулысынча ябык. Адоратский урамындагы 1-нче йорт районында тротуар тулысынча ябык. Шулай ук төзелә торган 15 катлы бина янында Адоратский урамындагы 3-нче йорт каршында тротуар тулысынча ябык.
Хәрәкәтне чикләү магистраль җылылык үткәргечне реконструкцияләү белән бәйле.