В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Транспорт хәрәкәте Павлюхин һәм Спартак урамнарының машиналар йөрү өлешендә чикләнгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). Казанда 15-нче октябрьгә кадәр Павлюхин һәм Спартак урамнарының машина йөрү өлеше буенча транспорт хәрәкәте чикләнгән. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Павлюхин урамында төзелә торган 91-нче номерлы бина янындагы урамнар буйлап хәрәкәт ябык булачак. Биредә төзелә торган объектка керү-чыгу юлларын урнаштыру буенча эшләр алып барыла.