Командалы ярышлар 29 майда «Аккош» урман паркында узачак
«Аккош» урман паркында 29 майда «Корпорацияләр кроссы» узачак. Шәһәр оешмалары хезмәткәрләренә 3 км дан артык дистанциядә төрле дәрәҗәдәге 14 сынауны узарга туры киләчәк.
12 майга кадәр алты кешедән команда җыярга кирәк (ким дигәндә ике хатын-кыз). Командаларда катнашучылар кимендә өч ай эшкә урнашкан булырга тиеш.
Бер оешма ике һәм аннан күбрәк команданы теркәргә мөмкин, шулай ук гаризага резерв катнашучыларны кертергә мөмкин. Кросста ярышучыларның барысын да өч категориягә бүләчәкләр: эре оешмалар (500 дән артык хезмәткәр), урта-кече оешмалар (500 хезмәткәргә кадәр), шулай ук сәнәгать секторы булмаган оешмалар, башкарма һәм муниципаль хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар.
Ярышта катнашучылар бердәм корпоратив формадан булырга тиеш. Штрафларны һәм тоткарлануларны исәпкә алып, дистанцияне иң аз вакыт эчендә узган командалар җиңүче булачак. Шулай ук «Корпорацияләр кроссында» бердәм атрибутика, плакатлар һәм катнашучы командалар җанатарларының кычкырулары булуны бәяләячәкләр. Катнашуга гаризаны cross-corporation.kzn@ya.ru почтасы аша җибәрергә мөмкин.
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә хәбәр итүләренчә, начар һава торышы шартларында вакыйга күчерелергә мөмкин. Булачак спорт чарасы нигеәнәмәсе белән танышырга яки гаризаны Telegram-каналда сылтама буенча тутырырга мөмкин.
«Корпорацияләр кроссы» спорт чараларында оешмалар командаларының корпоратив катнашуы өчен шартлар тудыру, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатында уздырыла.
Ярышны оештыручылар – Казан мэриясе, ТР Спорт министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Предприятиеләр һәм оешмалар яшьләр берлеге һәм башкалар.