Татарстан башкаласы өчен иң яхшы архитектура һәм шәһәр төзелеше чишелеше конкурсында тавыш бирү дәвам итә. Шәһәрдә яшәүче 4033 кеше үз өстенлекләрен билгеләде инде.
Быел катнашуга 185 гариза кергән, дип хәбәр иттеләр Казанның үсеш институтында. Конкурста барлыгы 11 номинация бар, алар арасында – «Иң яхшы торак комплексы», «Иң яхшы социаль объект», «Иң яхшы арт-объект», «Территорияне иң яхшы төзекләндерү».
Инициативаларны берничә категориядә тәкъдим итәргә мөмкин иде, алар арасында инде тормышка ашырылган проектлар да (алар өчен 3082 тавыш бирелгән), архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә килештерелгән гамәлгә ашырылмаган инициативалар да (1048 граждан тавыш биргән) яки әлегә идея дәрәҗәсендә калганнар (903 кеше хуплаган) бар.
Онлайн тавыш бирү 11 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучылар һәр номинациядә һәм категориядә бер проектка тавыш бирә алалар. Җиңүчеләрне «Казаныш» форумында игълан итәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, узган ел 166 гариза
кергән. Гараж комплексы проекты белән «ПРОГРЕССПРОЕКТ» ҖЧҖ, Достоевский урамындагы «Арт-СтройДом-2» һәм «А+Р Проект» ТКлары, «Трансюжстрой» һәм «Аксиом Казан» ширкәтләре, «КамаСтройИнвест» компаниясенең Altura торак комплексы һәм BETON архитектура студиясе тарафыннан проектланган Әхмәдзәки исемендәге мәчетләр җиңүчеләр булды.