В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләүләр юл һәм җәяләүлеләр кичүен төзекләндерү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июнь). Казанда 12 июньнән 11 июльгә кадәр Энтузиастлар урамында транспорт хәрәкәте тулысынча ябыла (схема №1), (схема №2). Бу юл һәм җәяләүлеләр кичүен төзекләндерү белән бәйле, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Автомобильчыларга игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре күрсәтмәләрен үтәргә киңәш ителә.