Ул 2020 елның 1-нче гыйнварыннан гамәлдә булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче сентябрь). 1-нче октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль ташаламага ия булучылар тиешле гаризаны Пенсия фондына тапшыра һәм соцпакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала. Ул 2020 елның 1-нче гыйнварыннан гамәлдә булачак.
Гаризаны Россия Пенсия фонды сайтында яки Пенсия фондының территориаль органнарына шәхси кабинет аша бирергә мөмкин.
Социаль хезмәтләр җыелмасы үз эченә рецептлар буенча медицина куллану өчен дару препаратларын, рецептлар буенча медицина эшләнмәләрен, инвалид балалар өчен махсуслаштырылган дәвалау продуктларын, төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт дәвалавына юлламаларны, шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрүне ала.
Социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасын алу хокукына ия булган федераль льготникларга ветераннар, инвалидлар, инвалид-балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысына дучар булган затлар керә. Бүген Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 147 меңгә якын кеше ала, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте. Ведомствода шулай ук, элек соцпакет алуга гариза бирелгән очракта, яңа гариза таләп ителми, дип билгеләп үтәләр.