В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара «БумБатл» экологик акциясе кысаларында уза.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче сентябрь). «Россия Почтасы»ның өч Казан бүлекчәсе «БумБатл» экологик акциясенә кушылды. 1 нче ноябрьгә кадәр Татарстан башкаласында яшәүчеләр посылкалардан калган коробкаларны, шулай ук башка картон эшләнмәләрне эшкәртүгә тапшыра алалар.
Төргәкләр түбәндәге адреслар буенча кабул ителә:
Академик Сахаров ур., 27 (бүлек 420100);
Фатыйх Әмирхан ур., 10а корп.2 (бүлек 420126);
Юлиус Фучик ур., 94а (бүлек 420140).
Картонны бүлектәге ачып карау өстәлендә калдырырга яки операторга чиратсыз гына тапшырырга мөмкин. Сәгать саен почта хезмәткәрләре макулатураны клиентлар залыннан алачак, аннары компания үз транспортында төргәкләрне эшкәртү урыннарына илтәчәк, дип хәбәр иттеләр «Россия почтасы» матбугат хезмәтендә.
Проектта Россиянең 34 төбәгендәге 254 почта бүлекчәсе катнаша. Акция «Экология» илкүләм проектына теләктәшлек йөзеннән уздырыла.