Ярдәмче программада катнашучыларга торак бәясенең 30-35%-ын компенсацияләячәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март). Казанда 2022 елда торак бәясенең 30-35% күләмендә субсидия алу өчен гаризалар кабул итү башланган. Яшь гаиләләр район хакимиятенә документларны 1-нче майга кадәр тапшыра ала.
Дәүләт ярдәме «Казанда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасы кысаларында исәптә торучы казанлыларга күрсәтелә. Төп шартларның берсе – гаиләнең торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булуы, шул ук вакытта субсидияне Казан территориясендә, шул исәптән балаларны да кертеп, даими яшәү урыны буенча теркәлгән гаиләләр генә алырга мөмкин. Моннан тыш, ир белән хатынның һәркайсының йә тулы булмаган гаиләдәге ата-ананың берсенең яше 35 яшьтән артмаска тиеш.
Программа ярдәмендә яшь гаиләләр торак бәясенең 30-35%-ы күләмендә түләүсез социаль түләүләр ала ала. Гаилә составына карап, субсидия 679 меңнән 2 млн сумга кадәр булырга мөмкин. Бу акчалар яңа төзелештә яки икенчел торак сатып алуга юнәлдерелергә мөмкин. Шулай ук социаль түләүләрне йорт төзелеше һәм ипотека өчен файдалану рөхсәт ителә.
2022 елда дәүләт ярдәмен алу өчен гариза тапшырып өлгерергә кирәк, дип хәбәр иттеләр Торак сәясәте идарәсендә.