Экологик акция 5-нче июльдә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июль). 5-нче июльдә Казанның Киров районындагы Зөбәрҗәт күлендә яр буе зонасын һәм күл төбен чистарту буенча экологик акция үткәрелә.
Акциядә 100-гә якын кеше катнашачак: «Будет чисто» экологик хәрәкәте активистлары, төрле оешмалар вәкилләре, шулай ук А.А.Леонов исемендәге су асты тикшеренү отряды аквалангчылары . Дайверлар күл төбен чистарту белән шөгыльләнәчәкләр.
Катнашучылар тарафыннан җыелган бөтен чүп-чар аерым төрләргә бүленәчәк һәм пляж территориясеннән чыгарылачак.
Экологик акция 10.00 сәгатьтә башлана. Акциягә барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Оештыручылар катнашучыларны җыештыру өчен кирәкле инвентарь һәм кайнар чәй белән тәэмин итәчәк, дип хәбәр итә Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге матбугат хезмәте.
Сүз уңаеннан, Зөбәрҗәт күле быел чүп-чардан чистартылган өченче сулыкка әвереләчәк. Узган акцияләр вакытында активистлар 50 куб. м. чамасы чүп җыйды, аның күп өлеше – пластик шешәләр, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба һәм пластик савытлар.