В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Теләүчеләр мастер-классларда катнаша һәм фильмнар карый ала.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь). 1-нче октябрьдән Казанда Япония мәдәнияте көннәре башлана. Чаралар программасы 2020 һәм 2021 елларда Япония белән Россия арасындагы төбәкара һәм тугандаш хезмәттәшлеккә багышланган.
Кояш чыгышы иленең мәдәнияте белән танышу «Мир» кинотеатрында башланачак. Анда 1-нче октябрь көнне 18:00 сәгатьтә «Япон киносы көннәре» кинофестиваленә старт биреләчәк. Бу кичә «Согецу» мәктәбенең икебана сәнгатен тәкъдим итүе белән ачылачак.
2-нче октябрь көнне 16:30 сәгатьтә «Сәләт» яшьләр үзәгендә «Омотесенке» чәй тантанасын уздыру буенча мастер-класс узачак. Дәресне Урана Куулар үткәрәчәк.
17-нче октябрьдә «УНИКС» мәдәни-спорт комплексы залларының берсендә Татарстан һәм Япониянең уртак проектының «Татара – наследие Евразии» проекцион тамашасының япон версиясе тәкъдир ителәчәк. Чарада Сакакурf Кацуми, Миямото Мами, Эйко Иваки һәм Карин Като катнашачак. Тамаша «Татара» металлургия миченә багышланган, ул самурай кылычлары өчен корыч эреткәндә кулланылган. Аның исеме борынгы Тартария территориясендә металл кою сәнгатенең барлыкка килү тарихы белән бәйле.
Татарстанда Япония мәдәнияте көннәренең йомгаклау чарасы булып япон шигърияте һәм традицион мәдәнияте турында паблика иҗат итүче, журналист, мөхәррир, тәрҗемәче, рус телендә Халыкара хайку конкурсының жюри әгъзасы Анна Семидадан мастер-класс булачак.
Барлык чараларда битлек режимы гамәлдә булачак. Керү 16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен алдан теркәлү буенча гына, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте.