В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Атна дәвамында тамашачыларга мөселман киносы фестиваленең конкурс программасына кертелгән фильмнар күрсәтеләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август). ТАССРның 100 еллыгына багышланган Татарстан киносы көннәре Казанда 24-нче августтан 30-нчы августка кадәр узачак. Атна дәвамында тамашачыларга «Милли конкурс» номинациясендә XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивале программасына кертелгән Татарстан кинематографистларының фильмнарын күрсәтәчәкләр.
Мини-фестивальне «Мир» кинотеатрында үткәрү планлаштырыла, гадәттәгечә йолдызлар өчен кызыл келәм юлы, премьералар һәм иҗади очрашулар көтелә. «Килеп туган хәлгә бәйле рәвештә Казан мөселман киносы фестивале быел техник режимда узачак һәм халык өчен ябык булачак. Шуңа күрә Татарстан киносы көннәрен мини-фестиваль форматында үткәрергә карар кылынды. Тагын бер мөһим момент чараны уздыру мәйданчыгы белән бәйле. Әгәр кинотеатрлар бу вакытка ачылмаса, Татарстан киносы көннәре Аксенов скверында оештырылачак», - дип хәбәр итте «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова.
Татарстан киносы көннәре озак көтелгән премьера - режиссерлар Рәшит Маликов һәм Рамил Фазлыевның Сөмбел» фильмы белән ачылачак. Картина Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың - мин булмам» әсәре буенча төшерелгән. Тулы метражлы кинотасманы төшерү Татарстанда һәм Үзбәкстанда узган.
Программада шулай ук «Вопреки» (реж. Наил Хәйретдинов), «Танцуй в Углу» (реж. Солтан Сөнгатуллин), «Апанаевская мечеть – жемчужина Казани» (реж. Әмир Гатауллин), «Пустота» (реж. Павел Москвин), «Мать» (реж. Вячеслав Кузьмин), «История одной фотографии» (реж. Салават Юзеев), «Фәнис Җиһаншин. Сәхнә артында сөйләшү» (реж. Ренат Хәбибуллин), «Шла, шла и увидела» (реж. Элина Касыймова, «Волчий Яр» (реж. Әмир Галиәскәров), «Ревизские сказки. Архивное дело» (реж. Сергей Киатров), «Әпипә» (реж. Илшат Рәхимбай) фильмнары бар.
Фестиваль «Отряд Таганок» нәфис фильмының премьерасы белән тәмамланачак. Совет әдәбияты классигы, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең «Таганок» повестен экранизациясен режиссер Айнур Әскәров төшергән.
Барлык фильмнар да режиссерлар һәм иҗат төркемнәренең башка әгъзалары тарафыннан тәкъдир ителәчәк, дип хәбәр итә «Татаркино» матбугат хезмәте. Фильмнар җәдвәле «Татаркино» сайтында тәкъдим ителде.
«Кино+музыка» проекты Татарстан киносы көннәренә кызыклы өстәмә булачак, аның кысаларында «Мир» кинотеатрында Татарстан фильмнары өчен музыка иҗат иткән яки башкарган актерлар һәм композиторлар белән иҗади очрашулар узачак. Халыкка үз эшләре турында Татарстанның атказанган артисткасы Айгөл Бариева, Татарстанның халык артисты, композитор Вил Усманов, Татарстанның атказанган артисткасы, К.Тинчурин исемендәге театр актрисасы Зөлфия Вәлиева, театр һәм кино актрисасы (Г.Кариев исемендәге театр) Гөлназ Галимуллина, җырчы АсылъЯр һәм театр һәм кино актрисасы Гүзәл Сибгатуллина сөйләячәк.
Чара ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан оештырылды.