Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.09.2022, 11:02

Казанның спорт мәктәпләрендә ачык ишекләр көннәре: балаларны сумо, җәядән ату һәм акробатик рок-н-роллга кайда өйрәтәчәкләр

KZN.RU порталы массакүләм булмаган спорт төрләре турында кызыклы мәгълүмат туплады.

Фото: «Триумф» спорт мәктәбе

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче сентябрь, Дмитрий Никитин). Сентябрь азагына кадәр Казан спорт мәктәпләрендә ачык ишекләр көне уза, аларда балалар һәм аларның ата-аналары секцияләр турында тулырак белә һәм тренерлар белән таныша алачак. Яңа уку елында шәһәрнең спорт мәктәпләре 4 меңнән артык баланы кабул итәргә әзерләнә.

Бүгенге көндә тренировка процессы 20 муниципаль һәм 11 республика спорт мәктәбендә оештырылган, анда спортның 63 төре буенча 23 меңнән артык бала һәм яшүсмер шөгыльләнә.

Яшь казанлылар өчен популяр спорт төрләре – хоккей, футбол, йөзү, җиңел атлетика һәм гимнастика гына түгел, шулай ук сумо, акробатик рок-н-ролл, ишкәкле спорт, җәядән ату, керлинг һәм бильярд спорты да бар. KZN.RU порталы әлеге секцияләр турында материал әзерләде.

Акробатик рок-н-ролл

Казан өчен акробатик рок-н-ролл яңа спорт төре түгел. Дәресләр «Триумф» спорт мәктәбендә 2018 елдан бирле уза. Ел саен спорт мәктәбенә дистәләгән малай һәм кыз килә, алар тәҗрибәле педагог һәм физик культура һәм спорт өлкәсендә дипломлы белгеч Алия Спиридонова җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

Казан спортчылары даими рәвештә шәһәр, республика һәм бөтенроссия ярышларында катнаша. Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр шәһәр паркларындагы спорт чараларында, мастер-классларда һәм һәркем өчен ачык булган тренировкаларда актив катнашалар.

Сумо

Япон көрәше төре Татарстанда күптән түгел генә – 2020 елда, Республика сумо федерациясе оештырылган вакытта барлыкка килде. Ә бу спорт төре буенча секция Казанда быел гына ачылды. Дәресләр «Ак Барс» олимпия резервы спорт мәктәбендә үткәрелә, секциягә 10-12 яшьлек балаларны яздырып була.

«Хәзер сумо актив рәвештә үсә, – дип билгеләп үтте «Ак Барс» олимпия резрвы спорт мәктәбе тренеры Айрат Исмәгыйлев. – Минем укучыларым үз осталыкларын күрсәтергә өлгерделәр һәм Татарстан, Идел буе федераль округы, Россия һәм Европа беренчелекләрендә җиңүчеләр һәм призерлар булдылар».

Сумо – көрәш төре, биредә ике көрәшче түгәрәк мәйданчыкта иң көчлеләрен ачыклый. А.Исмәгыйлев сүзләренчә, көрәшнең әлеге төрендә элек самбо, дзюдо яки ирекле көрәш белән шөгыльләнгән спортчылар үзләрен күрсәтә ала.

Җәядән ату

Гади кебек тоелуга карамастан, җәядән ату спортчыдан яхшы әзерлекне һәм барлык мускул төркемнәрен үстерүне таләп итә. Казанда спортның әлеге төре буенча тренировкалар «Тасма» физкультура-спорт берләшмәсе» олимпия резервы спорт мәктәбендә уза.

Секциягә туплау әлеге спорт төре буенча спорт әзерлегенең федераль стандарты нигезендә, ягъни 11 яшьтән башлап үткәрелә. Дәресләргә куркынычсызлык техникасы һәм ату кагыйдәләре буенча инструктаж узган балалар кертелә. Кагыйдәләрне үтәү укучыларның сәламәтлеген саклауда һәм травматизмны профилактикалауда мөһим фактор булып тора.

Тренер Марина Мөхәммәтова билгеләп үткәнчә, спортчыларның ярыш практикасы әзерлек башланганнан соң беренче айларда ук старт ала, чөнки белемнәрне һәм күнекмәләрне кичектергесез кулланырга кирәк.

Һәр күнегү разминка белән башлана. Җәядән атучылар, башка спортчылар кебек үк, яхшы физик әзерлеккә ия булырга тиеш, шуңа күрә алар разминка вакытында төп һәм махсус күнегүләр ясыйлар.

Көзге-кышкы чорда күнегүләр бинада, язгы-җәйге вакытта саф һавада уза. Моннан тыш, җәй көне спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр сәламәтләндерү лагерьларында шөгыльләнәләр.

Керлинг

Татарстан башкаласында тагын бер олимпия спорт төре – керлинг белән шөгыльләнергә мөмкин. «Стрела» спорт мәктәбендәге бүлекчәсе 2014 елда ачылган, ә ярты елдан соң Татарстанда спортның бу төре буенча федерация барлыкка килгән.

Керлинг – боз мәйданчыгындагы команда спорт уены. Ике команда әгъзалары чиратлап бозда махсус авыр гранит снарядларны мишеньгә салалар. Җиңүче һәр тур ахырында очколар суммасы буенча билгеләнә.

Дәресләр «Баско» боз аренасында уза, анда 4 сукмак, шулай ук уеннар һәм бозны әзерләү өчен спорт һәм техник инвентарь бар. Бүгенге көндә тренер Наталья Захарова җитәкчелегендә 80 нән артык спортчы әлеге кышкы спорт төре белән шөгыльләнә. Спорт мәктәбе базасында ТР җыелма командасы һәм начар ишетүче спортчылардан торган ике команда шөгыльләнә.

«Стрела» шәкертләре бөтенроссия беренчелекләрендә җиңүчеләр һәм призерлар булып торалар. Татарстан Республикасында керлингны популярлаштыру өчен спортчылар ел саен «Черек күл» паркында мастер-класслар һәм турнирлар үткәрә, анда махсус рәвештә боз салына һәм тамгалар төшерелә. Җәй көне спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр гомуми белем бирү мәктәпләрендә һәм башка шәһәр чараларында идән керлингы буенча күрсәтмә турнирларда һәм мастер-классларда катнашалар.

Бильярд спорты

Әлегә кадәр күпләр бильярдны җитди уен түгел, бигрәк тә аерым спорт төре түгел дип саный. Ләкин профессиональ ярышлар вакытында катнашучылардан максималь концентрация, үткен акыл, ныклык, яхшы күрү һәм әзер мускуллар, шулай ук салкын акыл кирәк. Соңгы вакытта бильярд белән кызыксыну арта бара, шуңа күрә Казанда 2007 елдан спортчыларны һөнәри әзерләү башланды. Бильярдны тугыз яшьтән үк үзләштерә башларга була.

Тренировкалар «Спектр» спорт мәктәбендә уза, анда профессиональ тренерлар җитәкчелегендә булачак чемпионнар әлеге спорт төренең нечкәлекләренә төшенәләр.

Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр шәһәр, республика, бөтенроссия һәм дөнья дәрәҗәсендәге ярышларда даими катнашалар.

Ишкәкле спорт

Ишкәкле спорт (яки академик ишү) 1896 нчы елда узган беренче заманча Олимпия уеннарыннан бирле дисциплиналар исемлегенә кертелде. Казанда тренировкалар 2003 елда нигез салынган Спортның ишкәкле төрләре буенча спорт мәктәбендә уздырыла. Шушы вакыт эчендә әйдәп баручы тренер Айсылу Минһаҗева дөнья дәрәҗәсендәге күп кенә спортчыларны әзерләде, алар арасында – ишкәкле спорт буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, илнең җыелма командасы әгъзасы, күп тапкырлар дөнья беренчелеге җиңүчесе һәм призеры Артем Косов.

Ишкәкле спорт белән 10 яшьтән өлкәнрәк балалар шөгыльләнә ала. «Тренировкалар атнага 3 тапкыр 1,5 сәгать үткәрелә. Җәйге вакытта дәресләр ярыш тәҗрибәсе алу өчен суда оештырыла, ә кышкы чорда – спорт залларында һәм ишкәкләү бассейнында, – дип билгеләп үтте А.Минһаҗева. – Башлангыч этапта тренер барыннан да элек чыдамлыкка һәм тизлек үсешенә игътибар итә. Барлык дәресләр дә бер базада уза.

Бүгенге көндә спорт мәктәбендә 200 дән артык спортчы шөгыльләнә, аларны 7 белгеч өйрәтә, шул исәптән югары категориягә ия белгечләр. Дәресләр Казанның Ишкәкле спорт төрләре үзәге базасында оештырыла.

Ачык ишекләр көнен уздыруның тулы графигы белән сылтама буенча, шулай ук спорт мәктәпләренең һәм шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитетының социаль челтәрләрендә танышырга мөмкин.

Фото: ТР Акробатик рок-н-ролл һәм заманча спорт биюләре федерациясе, «Ак Барс» олимпия резервы спорт мәктәбе, «Тасма» физкультура-спорт берләшмәсе» олимпия резервы спорт мәктәбе, Физик культура һәм спорт комитеты, Марат Мөгыйнов

Барлык яңалыклар