Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.09.2018, 12:26

Казанның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә оештырылган Ачык ишекләр көннәрендә 9 мең кеше булган

40 спорт төре буенча секцияләргә 3 меңнән артык бала язылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче сентябрь, Екатерина Виславская). Казанның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренә алга таба да зур игътибар биреләчәк чөнки алар балаларда спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияли, дип ассызыклады эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин. Шәһәрнең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә Ачык ишекләр көннәре дәвам итә.

Очрашулар 28 августтан 21 сентябрьгә кадәр узачак, аларның графигы KZN.RU порталында һәм Физик культура һәм спорт комитетының Instagram социаль челтәрендәге битендә бастырылган.

Мондый чараны 27 учреждение уздырган, аларда 9 меңнән артык кеше булган. Спорт мәктәпләренә 3 меңнән артык бала язылган. 40 спорт төре буенча секцияләргә язылырга мөмкин, ләкин алар арасында лидерлар үзгәрешсез кала. “Нәтиҗәләрне анализлап әйтеп була: секцияләр арасында йөзү, нәфис гимнастика, футбол һәм хоккей популяр”, - дип сөйләде Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова.

“Халыкара спорт чаралары ярдәмендә без төзегән спорт инфраструктурасы яңа чемпионнар үстерергә ярдәм итә. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә меңләгән бала шөгыльләнә. Аларның һәрберсе профессиональ спортка китмәячәк, әмма спортка, сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт аларда мәңгелеккә калачак. Шуңа күрә бу бик мөһим һәм без моңа алга таба да бик зур игътибар бирәчәкбез”, - диде Казан Мэры.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 17.09.2018
Видеорепортаж
17.09.2018 10:50
“Милләтләр кроссы-2018” ярышында 20 меңнән артык кеше катнашты
Барлык яңалыклар