Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.04.2025, 09:44

Казанның инклюзив үзәкләрендә ачык ишекләр көннәре узачак

Алар Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көненә багышланган

ТР башкаласының өч инклюзив үзәге ачык ишекләр көне үткәрәчәк. Чаралар Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көненә багышланган, дип хәбәр иттеләр «Игелекле Казан» коммерциячел булмаган автоном оешмасында.

Бүген, 2 апрель көнне, 17:30 сәгатьтә шәһәр халкын ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее заманча сәнгать галереясендә (Карл Маркс ур., 57) «Дети. АУ. РАСправим крылья» күргәзмәсе ачылышында һәм «Крылья» дип аталган акыл тайпылышлары булган яшүсмерләр өчен инклюзив мультиформат үзәге презентациясендә көтәләр.

Пәнҗешәмбе көнне, 3 апрельдә, 10:00 нан 18:00 гә кадәр кунаклар «Тылсым» мәгълүмат үзәгенә (Ипподромная ур., 18) килергә мөмкин.

Җомга көнне, 4 апрельдә, 10:00 нан 18:00 гә кадәр казанлыларны «Луч» ИҮенә чакыралар (Ильич ур., 21).

Теләге булган һәркем инклюзив үзәкләр педагогларына үз сорауларын бирә, укыту системасы, тәрбияләнүчеләр белән эшләгәндә куллана торган ысуллар турында өйрәнә, шулай ук оешмаларның проектлары белән таныша алачак.
Барлык яңалыклар