Узган тәүлек эчендә шәһәр юлларында 98 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартуга 450 юл эшчесе һәм 262 махсус техника, шул исәптән 63 катнаш юл машинасы, 64 трактор щеткасы, 36 фронталь төягеч, 32 «Барсик» кече кар төягече, 50 үзбушаткыч һәм башкалар чыгачак.
Карны түбәндәге урамнарның участокларыннан чыгарачаклар: Астрономия, Бауман, Беломорск, Годовиков, Девятаев, Декабристлар, Камчатка, Лукин, Мариуполь, Модельная, Нариманов, Павлов, Петербург, Рәхимов, Сара Садыйкова, Самара, Симонов, Татарстан, Ударная, Федосеев, Яруллин, шулай ук Мамадыш трактыннан.
Узган тәүлек эчендә шәһәр юлларында 98 тонна бозлавыкка каршы материал, шул исәптән 21 тонна реагент һәм 77 тонна ком-тоз катнашмасы файдаланылган. Шәһәрне җыештыруда 501 юл эшчесе һәм 524 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.