Соңгы тәүлек эчендә ТР башкаласы урамнарыннан 2,3 мең тонна кар чыгарылган.
Фото: Марат Мугинов
Кар чыгару 25 нче октябрь, Әмәт, Батурин, Бауман, Болотников, Вахитов, Восстание, Гагарин, Гладилов, Груздев, Декабристлар, Дубравная, Ипподром, Кремль, Лесгафт, Несмелов, Париж Коммунасы, Петербург, Сәет Галиев, Фрунзе, Халтурин, Клара Цеткин, Чернышевский урамнары участокларыннан, шулай ук Горький шоссесыннан, Болак күперләреннән, Ирек мәйданы һәм Юдино бистәсе тукталышларыннан башкарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 2,3 мең тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруга 378 юл эшчесе һәм 432 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Шәһәр юлларында соңгы тәүлектә 765 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, шул исәптән 191 тонна реагент һәм 574 тонна ком-тоз катнашмасы. Сезон башыннан юл хезмәтләре 5447 тонна бозлавыкка каршы катнашма кулланган.