Шәһәр урамнарын 386 юл эшчесе җыештырачак.
Фото: Марат Мугинов
Карны чыгару Айдаров, Батурин, Бауман, Беломорск, Боевая, Бутлеров, Волков, Восстание, Габишев, Гагарин, Рауис Гәрәев, Мәҗит Гафури, Горький, Зайцев, Ипподром, Кремль, Крутая, Колахмәтов, Курчатов, Ломжа, Меридиан, Назарбаев, Павлов, Павлюхин, Петербург, Пушкин, Сибгат Хәким, Чехов, Чистай урамнарыннан, шулай ук Мамадыш трактыннан, Әмирхан һәм Ямашев проспектларыннан башкарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 10 мең 370 тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 638 берәмлек махсус техника һәм 434 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Шәһәр юлларында соңгы тәүлектә 763 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, шул исәптән 109 тонна реагент һәм 654 тонна ком-тоз катнашмасы. Сезон башыннан юл хезмәтләре 29 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.