В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр урамнарын 159 юл эшчесе җыештырачак.
Фото: Марат Мугинов
Кар 25 нче октябрь, Баруди, Восход, Гладилов, Журналистлар, Красиков, Королев, Лукницкий урамнары участокларыннан чыгарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 676 тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруга 296 беләмлек махсус техника һәм 183 юл эшчесе җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Шәһәр юлларында соңгы тәүлектә 299 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 20 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.