Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе җил көчәйгәндә реклама щитлары, элмә такталардан, электр тапшыру линияләреннән һәм эре агачлардан ераграк торырга киңәш итә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июль). Бүген көндез Татарстанда һәм аның башкаласында шторм турында кисәтү игълан ителде. Урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз, җилнең 15-20 м/с ка кадәр кыска вакытлы көчәюе көтелә, 13:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр 24 м/с ка кадәр җитәчәк.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе җил көчәйгәндә биналардан чыгуны чикләргә һәм биналарда булу мөмкинлеген карарга тәкъдим итә. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк. Эре агачлар янында булырга, шулай ук алар янәшәсендә автотранспорт куярга ярамый.
Яшен булганда машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында, җәяүлеләргә – автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булганча ерак араларга сәфәрләрдән баш тарту яхшырак.