В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда тәүлек эчендә 260 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартуга 379 юл эшчесе һәм 279 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 64 катнаш юл машинасы, 64 үзбушаткыч, 60 трактор щеткасы, 45 фронталь төягеч, 29 «Барсик» минитөягече һәм башка техника.
Кар Әмирхан, Аэропорт, Бауман, Бондаренко, Петр Виттер, Гаврилов, Девятаев, Дементьев, Муса Җәлил, Лаврентьев, Латыш Укчылары, Литвинов, Мөштәри, Назарбаев, Кави Нәҗми, Новосельская, Павлюхина, Петербург, Татарстан, Кәрим Тинчурин, Чуйков, шулай ук Мамадыш тракты участокларыннан чыгарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 6,6 мең тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 457 юл эшчесе һәм 581 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 692,7 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлеккә 260 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, сезон башыннан – 62,5 мең тоннадан артык.